Агымдагы елның май аенда республикада 7,5 млн сум күләмендә хезмәт хакы бурычы кайтарылды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, агымдагы елның май аенда республикада 684 хезмәткәргә 7585,56 мең сумм күләмендә хезмәт хакы бурычы кайтарылды.

Шушы предприятияләр арасында «Чалтаймас» ҖЧҖ (715,8 мең сум бурычын 69 хезмәткәренә түләде), ШЭ Васянин (866,7 мең сум бурычын 14 хезмәткәренә түләде), “ИК” ҖЧҖ (2074 мең сум бурычын 243 хезмәткәренә түләде), «Чистопольский элеватор» ҖЧҖ (985,66 мең сум бурычын 110 хезмәткәренә түләде), «Флот-Групп» һәм «Река-Транс» ҖЧҖ 1939 мең сум бурычын 130 хезмәткәренә түләде) булды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International