Яр Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 19 мае, җомга

2017 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәре Тынычлык пр., 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге буш эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Чара сәгать 10:00да башлана.

Ярминкәнең эшендә түбәндәге 12 оешманың кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашачак: “Камастройиндустрия” ҖЧҖ, •      “Содексо Евроазия” ҖЧҖ, “Мегафон Ритейл” ААҖ, “Лист фирмасы” ҖЧҖ, Тимер юл транспортында ведомствоара сак хезмәтенең Ульяновск филиалы Федераль дәүләт оешмасы, ПАҖ КАМАЗ “Логистик үзәге” һәм башкалар.

Эш бирүчеләр менеджер, белгеч, аш бүлмәсе эшчесе, пешекче, транспортчы, төяү җайланмасын йөртүче, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, укчы, система администраторы, автомобиль йөртүче, урам себерүче, җитештерү һәм хезмәт мәйданнарын җыештыручы һәм башка буш эш урыннарын тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белән эшләүче белгечләр белән әңгәмә вакытында буш эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачак (эшнең графигы һәм характеры, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү системасы һәм башкалар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International