"Веста" үзәгендә "Гаилә кунакханәсе" клубы катнашучыларының чираттагы очрашуы узды

2017 елның 19 мае, җомга

"Гаилә кунакханәсе" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Ольга Плаксина һәм психолог Наталья Емельянова ведомствоара учетта торучы гаиләләр өчен чара үткәрде.

Социаль педагог Халыкара гаилә көненең бәйрәм килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Шуннан соң катнашучылар гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде.

Чара "Гаилә гимны" дип исемләнгән видеоролик карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International