Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре күчмә чаралар үткәрүен дәвам итә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы консультация үткәрү өчен "Татфондбанк" ҖАҖенә барды.

Катнашучыларга "РФ халкын эш белән тәэмин итү" Законының төп нигезләмәләре турында сөйләделәр, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре белән таныштырдылар.

Очрашу барышында белгечләр сорауларга җавап бирде, ял пособиесен түләү тәртибе, эшкә урнашу вакытында уртача айлык хезмәт хакының саклау турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International