Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре махсуслашкан вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

2017 елның 14 апрелендә КФУның Яр Чаллы институтында студентлар һәм укуны тәмамлаучылар өчен буш эш урыннары ярминкәсе үтте.

Ярминкәнең эшендә Яр Чаллы шәһәренең 30дан артык оешмасы катнашты. Студентлар һәм укуны тәмамлаучылар буш эш урыннары хакында мәгълүмат һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында консультация алды.

Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре укуны тәмамлаучыларны “Беренче эш урыны”, ”Яшьләр практикасы” программалары буенча вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлекләре белән таныштырды. Шулай ук эш эзләү күнекмәләре, резюме төзү, эш бирүчеләр белән әңгәмә кору, карьера төзү һәм һөнәри күнекмәләрне камилләштерү буенча “мастер-класс” үткәрде. Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен укуны тәмамлаучылар шунда ук эш бирүчеләр белән әнгәмә вакытында кулланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International