"Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотта ярдәм итү җирле оешмасына экскурсиядә булды.

Экскурсия барышында балалар автомәктәп музее белән танышты, курсантларның автосыйныфларын карады, шулай ук, йөртү буенча инструктор хәрби машина йөртүче һөнәре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International