Азнакайда « Белем. Карьера - 2017 ” уку урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 17 феврале, җомга

2017 нче елның 16 февралендә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында  9нчы һәм 11 нче сыйныф укучылыры өчен оештырылган «Белем. Карьера - 2017»  исеме астында уку урыннары ярминкәсе  узды.

Ярминкә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Азнакай шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Әлеге ярминкәдә барлыгы 13 уку йорты катнашты.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар алдында Азнакай шәһәре башлыгы урынбасары Н.Нәгимов, Лениногорск политехник көллияте Азнакай филиалы директоры Р.Хөснетдинов, Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  директоры Л.Гафиева чыгыш ясадылар.

Уку йортлары үзләренең экспозицияләрен, информацион буклетларын тәкъдим итте.  Очрашу барышында уку йортларыннан килгән вәкилләр укучыларны уку йортларына керу тәртибе, ук-укыту барышындагы шартлар белән таныштырды, укучыларның кызыксындырган сорауларына жавап бирде.

Шулай ук, чара кысаларында Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы вәкилләре уку сыйныфларына һәм мастерскойларга экскурсия оештырды.

Азнакай районыннан барлыгы ярминкәгә 400 укучы килде.

Чарага  шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International