ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар 2018 ел.
сишәмбе

Бүген «Роналд Макдоналд Йорты» Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының ресурс үзәге белән берлектә адаптив физик культура буенча семинар үткәрде. Чара республика Балалар клиник хастаханәсе базасында узды.

 

Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә «Тормышка юллама» фотографияләр III муниципаль конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурс хезмәт кешеләренә ихтирам тәрбияләү, Алабуга муниципаль районы предприятиеләрендә эшче белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

 

Бүген Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрү өчен финанс ярдәме күрсәтү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

 

«Ата-аналар университеты» технологияләре кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова «Балалар-Интернетта» темасына ата-аналар җыелышы үткәрде. Чарада 75 кеше катнашты.

 

“Шатлык” приютында “Табигать һәм хыял” түгәрәге кысасында “Тылсымлы агач “темасына дәрес үткәрелде.

 

"Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар волонтерлар белән бергә чираттагы мәртәбә акция үткәрде.

 

 

Кичә Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә туган көн бәйрәме узды.

 

Чаллы «Ышаныч» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Татьяна Фассахова ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсе хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде.

 

Кичә Лениногорск районында яшәүче Әлфия Идиатуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Лидия Белоусова балалар белән дәресләрдә уен куллана.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования