ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар 2018 ел.
җомга

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау:2017 ел нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлар” дип аталган йомгаклау коллегиясе узды.

Шушы көннәрдә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Волонтер» үзәге активистлары белән утырыш узды.

 

Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Рәхмәт» көнен билгеләп үттеләр.

 

Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Яңа ел шкатулкасы» күңел ачу уены узды. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрдә театрләштерелгән уеннарга кызыксыну уяту.

 

 

2018 нче елның 12 нчы гыйнварында “Наз” үзәгендә аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен “Наз” хәйриячелек фонды президенты Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна ярдәме белән “Мәрхәмәтле тылсымчылар” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара елден-ел уздырылып килә һәм анда катнашу мөмкинчелеген балалар чират буенча билгеләнелеп алалар. Һәр яңа ел бу бәхетле мизгелләрне яңа балага бүләк итә.

 

Һәр пәнҗешәмбе Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Александровский паркында фин йөреше белән шөгыльләнә.

 

 

Раштуа бәйрәмнәрендә Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына иерей Николай Андриевский, «Изге эш» гаилә, аналар һәм балачакны яклау бүлеге координаторы Светлана Рябова килде.

 

 

Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Развлеченье для веселья» комплекслы программасы тормышка ашырыла.

 

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында рәхмәт Көнен билгеләп үттеләр. Чара «Волонтер» иреклеләр үзәге, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, «Түбән Кама» тыюлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә якты, кызыклы килеп чыкты.

 

«Здравушка» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Чыршы белән хушлаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования