ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар 2018 ел.
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 9 нчы гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 886 эшсез кеше теркәлгән. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,58% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Яңа елда эшсезлек дәрәҗәсе төшәчәк, ә хезмәт хакы артачак, дип саный Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Кулланучылар корзинасы ничек үзгәрәчәк, җыелма пенсияләр белән нәрсә булачак, башка регионга күчкәндә кемнәр миллион сум алачак һәм башка күп нәрсәләр турында"Российская газета"га министр сөйләде.

 

 

«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кул эшләнмәләренә өйрәтәләр.

 

 

«Выходи гулять» кышкы фестиваль кысаларында «Балтач» ял паркында 45 балигъ булмаган бала һәм аларның ата-аналары белән ишегалды уеннары үткәрелде.

 

9 нче гыйнвар көнне шәһәрнең “Пирамида” кафесында Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар  өчен  “Раштуа бәйрәме” уздырылды.

 

“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар кышкы каникул вакытын кызыклы һәм файдалы уздыралар.Тәрбияләнүчеләр арасында күбесе шашка һәм шахмат уеннарын ярата.

 

Түбән Кама «Балкыш» социаль приюты педагоглары үз эшендә уеннар кулланалар. Аеруча популяр уеннар арасында «Твистер» уены.

 

Яр Чаллы «Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән экология Елы кысаларында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования