ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтне саклау мәсьәләләрен популярлаштыру, куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру максаты белән Яр Чаллы шәһәрендә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Республика зона семинары үткәрде.

 

 

 

5 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Нурлат эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.

 

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 28 нче ноябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 724 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 195 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,57% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1065 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 26 кешегә күбрәк.

 

Бүген Лаешта халыкны эш белән тәэмин итү һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләре катнашында 2018 елга яшүсмер-инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү буенча планын төзү буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

 

Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “2016-2017 елларда Татарстан Республикасында балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралар комплексын гамәлгә ашыру” темасына супервизия үткәрелде.

 

 

"Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында Лениногорск "Исток–Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Сюнмес Ялкын" татар халык фольклор ансамбле коллективы чыгыш ясады.

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр - "Талисман” волонтерлар отряды әгъзалары, психолог һәм социаль педагог җитәкчелегендә "Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында "Перекресток" социаль адаптация үзәгендә булдылар.

 

 

Республикабызда ел саен хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция кысаларында Зәй муниципаль  районының  “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә “Татлы сөенеч”, - дип исемләнгән акция уздырдылар, районыбызның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәттеләр.

 

 

Балигъ булмаганнарга хокукый белеем биръ эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Алия Малякова УФСИН, эчке эшләр идарәсе, тикшерү комитеты һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә №14 лицейда профилактик чара уздырды. Чарада 13-17 яшькә кадәрге яшүсмер катнашты.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International