ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь 2017 ел.
сишәмбе

ТР "Инвалидлар һәм аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга эш урыннарын булдыру" Законы нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.

 

«Маленькая история о большой семье» проект кысаларында Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Яңа Савин районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре төркемле дәрес үткәрде.

 

Әниләр Көнен бәйрәм итү уңаеннан Балтач муниципаль районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләрнең район мәгълүмати банк планы яңартылды.

 

 

"Юмарт Сишәмбе" кампаниясен үткәрү кысаларында Кушкетбаш авылында ялгыз яшәүче Асия Муллагалиевага хәйрия ярдәме күрсәтелде.

 

 

"Чистай" мәдәни үзәге администрациясе Халыкара хәйрия көне кысаларында "Иллюзион" кинозалында Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында фильм карау оештырылды.

 

Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Юмарт сишәмбе" халыкара хәйрия хәрәкәтенә кушылды һәм "Кыңгырау" 18 нче балалар бакчасы белән берлектә флешмоб оештырды.

 

 

Бүген Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган чара узды.

 

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Әниләр көненә багышланган чара узды.

 

Яшьләргә хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәрләрен сайлауда дөрес юнәлеш бирү максатыннын “ 2014-2020 нче еллардаТатарстан Республикасында эшче һәм инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрү” программасы кысаларында Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре  “Азнакайнефть” идарәсе белән берлектә югары сыйныф укучылары өчен уку мастерскойларында гамәли дәресләр уздырды.

 

 

 

 

 

“Мәктәп укучыларының һөнәри үзбилгеләнеше” программасын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск №13 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары өчен район предприятиеләренә һөнәри юнәлеш бирү экскурсия оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования