ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь 2017 ел.
дүшәмбе

“Һөнәргә старт” исеме астындагы һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында “ 2014-2020 нче еллардаТатарстан Республикасында эшче һәм инженерлык һөнәрләренең абруен күтәрү программасын тормышка ашыру максатыннан Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре мәгариф идарәсе белән берлектә  шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары өчен “Азнакайнефть” идарәсенә экскурсияләр оештырды. Программага түбәндәге урыннар кертелгән иде: нефтьчеләр музее, Татнефть кадрлар әзерләү үзәге, шулай ук ГЗНУ-37 һәм КНС-48 белән танышу.

 

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үз шәһәрен һәм үз тармагын "Безнең заман" V ел саен үткәрелә торган эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестивалендә лаеклы тәкъдим итте.

 

Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид бала тәрбияләүче, күп балалы ата-аналар өчен эш урыннары булдыруга бүлеп бирелгән бюджет чараларын максатчан файдалануны тикшерү максаты белән "АППАК" ҖЧҖенә барды.

 

 

 

Кичә Әниләр Көне уңаеннан белгеч Зельфия Ибраһимова һәм социаль хезмәткәр Гөлназ Бульц 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары белән берлектә Бөгелмә "Салават күпере" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы Антонина Карманованы бәйрәм белән котладылар.

 

Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Әниләр Көненә багышланган чара үткәрде.

 

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова "Сталкер" программа тәэмин итү ярдәмендә "Стресс" темасына тренинг үткәрде. Анда төрле категория гаиләләрдән 3 балигъ булмаган бала катнашты.

 

 

Яр Чаллы "Ышаныч" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәрхәмәтле эшләренә багышланды дәрес үтте.

 

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагыларны "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Әниләр Көне белән котладылар.

 

“Юмарт сишәмбе” хәйрия инициативасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре мәгълүмати акция үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования