ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь 2017 ел.
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 21 нче ноябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 529 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 63 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3639 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 33 кешегә азрак.

 

"PROFF-навигатор" проект кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Күчмә офисы авыл мәктәпләрендә булып кайтты.

 

 

 

Бүген Казанның Вахитов районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминксәе узды.

 

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре “Инвалид балалар белән спорт-сәламәтләндерү дәресләре үткәрү” темасы буенча укыту семинарында катнашты.

 

 

Шушы көннәрдә Бөгелмәдә "Киләчәккә Билет - 2017" гомуми белем бирү оешмаларының 7-10 сыйныф укучылары арасында һөнәрләр турында иншалар язу Республика бәйгесенең муниципаль этабының җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү узды.

 

 

"Киләчәккә Адым" клуб эшчәнлеге кысаларында Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Россия Балалары" операциясенең икенче этабы кысаларында түгәрәк өстәл үткәрде.

 

 

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Чын күңелдән" хәйрия концерты узды. Өлкәннәр өчен мәдәни-күңел ачу программасын Бөгелмә медицина училищесы студентлары әзерләде.

 

Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы Наилә Турова тәрбияләнүчеләр өчен "Зилант" балалар спорт мәктәбенә экскурсия оештырды.

 

 

Бүген Буа драма театрында Әниләр Көненә багышланган чара узды. Чарага 3 баладан да күбрәк бала тәрбияләүче, опекун гаиләләр, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең аналары катнашты.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования