ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2018 нче елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2018 нче елга 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.

 

Бүген, 7 ноябрьдә, Самарада 1941 елда Куйбышевта сугышчан парадына багышланган Истәлек Парады узды.

 

 

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Бывальцева "Хокук лабиринт" исеме астында уен үткәрде.

 

 

7 нче  ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә  Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100-еллыгына багышланган “Русия -  революциянең йөз еллыгыннан соң" дигән тарихи сәгать узды.

 

 

Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золым кисәтү буенча эш кысаларында "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова закон белән каршылыклары булган яшүсмерләр өчен дәрес үткәрде.

 

 

Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе Көненә багышланган "Минем ватаным - Татарстан" дигән чара узды.

 

 

Минзәлә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Наталья Бахтигареева танып белү уен программасы оештырды.

 

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагылар өчен "Бердәм гаилә" дигән хәйрия акциясе оештырылды.

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән чираттагы түгәрәк өстәл форматында киңәшмә узды.

 

 

 

9 ноябрьдә "Бөгелмә электр насослары заводы" ААҖ административ бина территориясендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International