ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

3-5 октябрьдә Кайбыч, Яңа Чишмә һәм Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортларда "Минем яшь – минем байлык" конкурсының зональ этаплары тәмамланды.

 

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре "Чиста ишегалды" акциясе оештырды.

 

 

Халыкара өлкәннәр Көне уңаеннан Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту буенча очрашулар узды.

 

 

Бүген Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннәтова Яшел Үзән психоневрологик интернатында булды.

 

 

Октябрь башында Зәй муниципаль районы белем бирү оешмалары укучылары эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән "Пешекче" һәм "Электр монтеры" һөнәрләре буенча укытуга кереште.

 

Бүген Тукай "Шәфкать" комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль яклау тармагы пенсионерлары түгәрәк өстәл артында җыелды.

 

 

19 нчы сентябрьдән 6 октябрьгә хәтле Тәтеш районында торак-көнкүреш шартларын  тикшерү  максаты белән социаль куркыныч хәлдә булган, авыр тормыш хәлендә калган һәм  күп балалы гаиләләрне ведомствоара узып чыгу оештырылды. Барлыгы  89 гаилә тикшерелде.

 

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялда  һәм лаеклы ял яшенә якынаючы гражданнар өчен үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак  ясадылар.

Чараның эшендә шәһәрнең 14 оешмасыннан кадрлар белән эшләү бүлеге белгечләре катнашты , шулардан ПАҖ “КАМАЗ” ПРЗ”, ПАҖ КАМАЗ “РИЗ”, ПАҖ КАМАЗ “Тимерчелек заводы”, ПАҖ “Таттелеком”, ҖЧҖ “Леони Вайэринг Системс (РУС)”, ҖЧҖ “АС-Трим”, ҖЧҖ “СодексоЕвроАзия”.

 

Алдагы көндә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева җитәкчелегендә инвалидларны эшкә урнаштыру турында түгәрәк өстәл узды.

 

"Ориентир" дигән проектны тормышка ашыру кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре югары сыйныф укучылары өчен "ЕлАЗ" ПАО экскурсия оештырды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International