ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2017 ел
җомга

2017 елның 3 августында Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада "мефро уилз Руссиа Завод заинск" ҖЧҖ, "БлагоСтрой" ҖЧҖ, "КАМАЗ", "Камэнергостройпром" ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖЧҖ, МТП-Групп вәкилләре катнашачак.

 

 

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы туучылар санын арттыру һәм балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында сораштырулар үткәрә.

 

Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Октябрь авыл җирлегендә чираттагы күчмә чара үткәрде.

 

"Бергә булдырабыз" проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр чәчәкләр кибетенә экскурсия ясады.

 

 

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Гөлнара Бенинья төрле категория гаиләләрдән 8 балигъ булмаган бала белән лекотекада дәрес үткәрде.

 

 

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт тернәкләндерү кабинетында "Чәчтараш эше" темасына дәресләр узды.

 

Балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлыгын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина 17 социаль ярдәм алучы балалар белән төркемле дәрес үткәрде.

 

 

Кичә, 27 июльдә, "Салют" балалар сәламәтләндерү лагеренда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр чаралар үткәрүчесе Влад Борисов белән бергә "Минем һөнәрем – минем карьера" һөнәри юнәлеш бирүче очрашу оештырды.

 

Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Галина Нырова һәм Елена Паранина белән бергә Габдулла Тукай паркында булдылар.

 

 

 

 

Инвалидларның күпсанлы сораулары буенча Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International