ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген "inIT" социаль-белем бирү проектына йомгаклар ясалды һәм беренче чыгарылыш укучыларына сертификатлар тапшырылды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров катнашты.

 

 

Белешмә-консультатив пункты план нигезендә № 5 төзәтү колониясендә җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте идарәсе азатка чыгучы гражданнарга һәм эшкә урнаштыруда ярдәмгә мохтаҗларга консультация хезмәте күрсәтте.

 

Татарстан Республикасында 2016-2017 елларга социаль ярдәмгә мохтаҗ булган балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә "Чәчтараш эше" дәресләре узды.

 

22 июль көнне “Шатлык” приютында тәрбияләнүче балаларны “Сабантуй Тутти-Фрутти” анимацион чарасы сөендерде.

 

 

23 июльдә Лапина Лидия Ивановна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны өйдә социаль хезмәт күрсәтү социаль белгече Ризида Мавлютова карый.

 

Кукмара муниципаль районы "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге территориясендә ветераннар һәм инвалидлары өчен 20-нче юбилей Сабантуе узды.

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар мәдәни мирас Исемлегенә кертелгән Зөя утрау-шәһәренә бардылар.

 

Тәтеш районының шушы көннәрдә бала бала тууын көткән дүрт гаиләсе “Бала тартмасы” алды.

 

 

Яңгул авылында яшәүче Закирова Рәйсә Шәрифулла кызына 22 июль көнне 90 яшь тулды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International