ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 18 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 153 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 239 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4231 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 175 кешегә күбрәк.

 

 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында “Татарстанда төзелеш: капиталь ремонт, перспективалар һәм яңа мөмкинлекләр” темасы буенча түгәрәк өстәл узды.

 

Агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы министрның урынбасары Азат Мубаракшин җитәкчелегендә делегация Калининград шәһәрендә булды.

 

26 июль көнне эш белән тәэмин итү үзәгендә Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

 

Яшел Үзәндә “Электр җихазлары ремонтлау буенча электр монтеры” һөнәре буенча курслар тәмамланды. Эшсез гражданнар арасыннан 8 кеше квалификация имтиханын уңышла тапшырды.

 

"Иреклеләр шатлык өләшә" акциясе кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Кайбыч өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.

 

«Шатлык» приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Очкынны сүндерәбез янгынга хәтле,бәланы кире кагабыз бәрүгә хәтле” дигән дәрес үткәрелде.

 

"Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында ремонт үткәрелә. Шул форсаттан файдаланып, тәрбиячеләр приют карамагындагы малайларны ишекләр алыштырганны карарга чакырды, ишек куючыга сораулар бирергә кушты.

 

"Рәхмәт Интернет 2017" пенсионерларның компьютер нигезләренә өйрәнү III Бөтенроссия конкурсы башланды. Конкурс "Ростелеком" ҖАҖ тарафыннан Россия Пенсия Фонды һәм Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе ярдәме белән оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International