ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

“Дәрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү” технологияләре кысаларында 11 июль көнне "Веста" үзәге белгече Эльвира Нафикова социаль ярдәм алучы балигъ булмаганнар өчен "Гаилә" шәһәр паркына экскурсия оештырды. Чараның максаты – яшүсмерләрне туган шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштыру.

 

2017 елның 11 июлендә Яр Чаллы шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгендә “Эш бирүчеләр клубының” чираттагы утырышы узды.  Бу утырышта ПАҖ “КМАЗ” ның 20 бүлекчәсеннән кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 11 нче июль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 914 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 83 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.

 

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, республика башкаласының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4056 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 18 кешегә азрак.

 

 

Кичә Бөгелмә эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Патриотик тәрбия бирү эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова интерактив дәрес үткәрде.

 

 

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чираттагы зональ супервизия узды. Чарада Татарстанның 8 районы социаль ярдәм күрсәтү хезмәте кураторлары, шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге белгечләре катнашты.

 

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес–планнарын бәяләү буенча эксперт советының чираттагы утырышы узды.

 

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар өчен Яшел Үзән шәһ. №58 янгын сүндерү бүлеге музеена экскурсия оештырылды.

 

 

2017 елның 7 нче июлендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Балтач «Наз» тернәкләндерү  бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр Чепьяда урнашкан  «Халыклар дуслыгы» музеена сәяхәт кылдылар.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International