ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 20 нче июнь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 501 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 302 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,66% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Бүген, 21 июнь көнне, Казанның Яңа Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында вакытлыча эшкә урнаштыру  буенча чаралар оештыруны дәвам итә.

 

 

“Ориентир” һөнәри юнәлеш бирүчеп кинотеатр” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү дәресләр үткәрә.

 

 

Бу минутларда Федераль монополиягә каршы хезмәт үзәгенең укыту-методик базасында Төбәкара социаль форум уза.

 

 

Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсим Абитов һәм әйдәп баручы инспектор Лилия Мостафина Бор балалар сәламәтләндерү лагеренә 14 яшьтән 17 яшькәчә укучыларга һөнәри юнәлеш бирүче хезмәте күрсәтү өчен барды.

 

 

«Барыбыз бергә булдырабыз» республика проекытын  тормышка ашыру кысаларында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр  тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән  бергәләп гаилә белән ял итү өчен приют территориясендә “Балалар паркы” булдыру эшен дәвам итә.

 

«Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру максаты белән “Шатлык” приютында балалар якындагы бакчада бик теләп эшлиләр, түтәлләрне йомышарталар, чәчәкләрне карыйлар.

 

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1300 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 39 кешегә азрак.

 

 

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова №1 социаль участогында хокук мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International