ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Бүген Министрлыкта "Иң яхшы мәшгульлек үзәге – 2016" Республика конкурсына йомгак ясалды.

 

Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче ишетү проблемалары булган 6 мең кеше арасыннан 1920 кеше эшкә урнашты. Шул ук вакытта ишетү буенча мөмкинлекләре чикләнгән 2,5 мең кеше чыннан да эш табарга тели. Бу хакта бүген "Татар-информ" матбугат агентлыгында узган конференциядә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

 

Язгы игелек атналыгы кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагылар Чаллы сәүдә-технология институтында булдылар. Биредә аларга күмәчләр пешерү буенча мастер-класс үткәрелде.

 

 

Кичә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышланган чара үткәрде.

 

"Яхшылык яхшылык белән әйләнеп кайта" – шундый исем астында кичә мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә йөрү буенча акция узды.

 

 

"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә максатчан теркәлгән Бөек Ватан сугышы ветераннары Мамадыш туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

 

Кичә, 26 апрель көнне, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева тематик чара үткәрде. Әлеге чара Чернобыльда һәлак булучылар истәлегенә багышланган иде.

 

Европа иммунизация атналыгы  кысаларында Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәрләре алдында Тататарстан Республикасы Арча һәм Биектау районнарының  Роспотребнадзор Идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Шайхуллина Э.Г.   прививканың мөһимлеге һәм кирәклеге турында  чыгыш ясады.

 

 

Кичә Түбән Камада ЧАЭСындагы аварияларда һәлак булганнар истәлегенә митинг уздырылды. Әлеге чарада Түбән Кама башкарма комитеты вәкилләре, Түбән Кама шәһәренең предприятие, оешма, идарә җитәкчеләре катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International