«Балкыш» приютында кулланыла торган су-джок-терапия сөйләм бозылуларын төзәтүдә уңай чагылыш таба

2020 елның 14 феврале, җомга

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Развивайка» түгәрәк эшчәнлеге кысаларында су-джок-терапия кулланыла.

Белгечләр сүзләренә караганда, бармак моторикасын үстерү эше балаларның сөйләм активлыгына уңай тәэсир итә һәм аларда сөйләм бозылуларын төзәтүдә уңай чагылыш таба.

«Су-джок-терапия фонематик ишетүне һәм кабул итүне, психологик процессларны һәм вакыт-урынны күзаллауларны үстерә», – дип саный педагог О.В. Бәширова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International