28 гыйнвар көнне Теләче районында «Инвалид балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен клуб» проекты кысаларында дәвалау физкультурасы буенча беренче дәрес узды. Чара «Батыр» спорт комплексы базасында узды.
Әлеге проектның социаль партнеры – «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге. Учреждение балаларга һәм аларның ата-аналарына психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтә.
Дәресләрне атнага бер тапкыр үткәрергә планлаштыралар. Балалар тренер белән шөгыльләнгән арада, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналар белән төркемле дәресләр уздырачак. Кирәк булган очракта, дәрес вакытында балага комплекслы үзәк психологы да ярдәм күрсәтәчәк.