«Шәфкать» үзәгендә наркоманияне кисәтү буенча чара узды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

24 нче гыйнварда Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече А.З. Фәрхетдинова «Мин киләчәктә» дигән темага чара үткәрде. Ул яшүсмерләрнең сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында психоактив матдәләрне куллануны кисәтүгә юнәлдерелгән видеоролик күрсәтелде, аның буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Чарада төрле категория гаиләләрдән җиде социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International