«Шәфкать» үзәгендәгеләр җиһаз ясау процессы белән таныштылар

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Кукмараның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен җиһаз ясау цехына экскурсия оештырылды. Чараның максаты – тәрбияләнүчеләрне зур булмаган җиһаз цехы шартларында мебель ясау процессы белән таныштыру.

Экскурсия әңгәмә белән башланып китте. Балалар агач төрләре, мебель җитештерүдә кулланыла торган фурнитура турында белделәр. Тәрбияләнүчеләр осталарының эшен кызыксынып күзәттеләр, җитештерелә торган продукциянең ассортименты, әзер эшләнмәләрнең бәясе, аларны әзерләү вакыты белән кызыксындылар.

Барлык балалар экскурсиядән канәгать калды, ә кайберләре киләчәктә җиһаз цехында эшләргә теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International