"Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә кешеләрнең компьютер грамоталылыгын арттыралар

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер классында мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: мөмкинлекләре чикле социаль хезмәт алучыларны компьютер грамотлылыгына, яңа технологияләрне үзләштерүгә һәм күзаллауларын киңәйтү өлкәсендә яңа аппарат программа комплексы белән таныштыру.

Махсус программалы техник комплекс физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне аудио һәм видео мәгълүмәтләре  турындагы программалар,  рәсемнәр, текстлар, таблицалар, презентацияләр, антивирус пророграммалары белән эшләргә өйрәтте.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар төрле программалар буенча биремнәр эшләде. Чарада 3 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International