Баулы интернат-йортында сугышчы-интернационалистны хөрмәтләделәр

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Әфганстан сугышында катнашкан Кабанов Юрий Анатольевич яши. 

Юрый Кабанов "Сугышчан батырлыклар өчен” медале белән бүләкләнгән, 1982 елның 6 маенда "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 15 ел", "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 20 ел" истәлекле медальләренә ия.  Батыр егет "СССР Кораллы Көчләренә 70 ел" таныклыгы  белән бүләкләнгән.

Аның янына әфган сугышында бергә булган дуслары килдел һәм "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел"  дигән истәлек медален  тапшырдылар. Исәнлек-саулык теләп, аның янына килергә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International