Түбән Камада наркология диспансерының реабилитантлары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблинаның наркология диспансерында медик-социаль реабилитацияне үтүче гражданнар белән очрашуы булып узды.

Очрашу барышында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, эшсез һәм эш эзләүче гражданнарны теркәү тәртибе, эшкә урнашуның махсус программалары, һөнәри белем алу һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында тулырак мәгълүмат бирелде. Гражданнар Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының бүгенге көндә актуаль вакансияләре белән таныштылар.

Белгеч гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук Түбән Кама наркология диспансерының белешмә-консультация пункты "Эш эзләгәндә эшсез гражданнарга психолог киңәшләре", "Эш бирүче белән телефон сөйләшүләре", "Шәхси резюмены ничек төзергә" дигән мәгълүмати брошюралар һәм буклетлар белән тулыланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International