"Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр музейга виртуаль экскурсия оештырды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" социаль приюты тәрбиячеләре  балалар һәм яшүсмерләр өчен үз шәһәрләрен, анда яшәүче кызыклы кешеләр турында күбрәк белсеннәр, Кече Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләсеннәр өчен шартлар тудыра.

Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена кызыклы һәм бик эчтәлекле виртуаль экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында балалар ТР рәссамы Ф.Гайфетдиновның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, ул шәһәрнең мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International