Юхмачы интернат-йорты мактаулы кунак кабул итте

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев булып кайтты. Аның килүе Инвалидлар декадасы башлануга багышланган.

Депутатның һәм яшәүчеләрнең очрашуы зур актлар залында узды. Камил Нугаев социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның яшәү шартлары белән кызыксынды, мөрәҗәгать һәм үтенечләрне тыңлады. Ул торак бүлмәләрдә булды, ашханәне, спорт залын, мунчаны карады, интернат-йортта өлкәннәр һәм инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Кунак учреждениегә матур картина бүләк итте, республика тарихы һәм Татарстан җитәкчеләре турында яңа китаплар тапшырды. Шулай ук депутат интернат-йортта яшәүчеләр өчен 2020 елның беренче яртыеллыгына республика басмаларына язылу рәсмиләштергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International