“Өлкән яшьтәге авыру кешеләр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе”ндә  чираттагы дәрес үткәрелде

2019 елның 29 ноябре, җомга

 27 нче ноябрьдә Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Өлкән яшьтәге авыру кешеләр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” уңаеннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге базасында чираттагы дәрес узды.

Дәрестә социаль хезмәткәрләр, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Дәрес барышында “Урын өстендә ятучы, социаль хезмәт кабул итүчеләрне карауны оештыру” дигән тема каралды, шулай ук үзәк психологы “Тормыш тонусын ничек күтәрергә?” темасына чыгыш ясады, психологик ысуллар белән таныштырды.

Барлык катнашучылар да фикер алышуда актив катнашты, кызыксындырган мәсьәләләргә сораулар бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, “Өлкән яшьтәге авыру кешеләр һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе" ндә дәресләр дәвам итә. Алар “Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Ленин урамы, 29 а адресы буенча үткәрелә,тел. 88555828219.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International