Әлмәт районының "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ю.Казакова "Балалар белән рәхимсез мөгамәлә тарихы һәм бүгенге торышы" исемле лекция укыды.
Лекциядә балигъ булмаган балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче ата-аналар катнашты.
Лекция материалының төп максаты – ата-аналарны җәмгыятьнең балалар җәберләүгә һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калуга иҗтимагый түземсезлек һәм тәрбияви караш белән таныштыру иде.
Ата-аналар шулай ук рәхимсез мөгамәләнең гомуми атамасы, рәхимсез тәрбия төрләре һәм нәтиҗәләре белән таныштылар.
Лекция ахырында һәркем тәрбия турында үз фикерен әйтә алды. Бәхәсле сораулар булгалады, ләкин, нәтиҗәдә, барысы да бер фикергә килде: бала тәрбияләү – ул җитди һәм җаваплы юл, гомумән, дөньяның киләчәге аңа бәйле.