Кукмара тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати очрашу узды

14 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторы Л. Кирилова  һәм балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече М. Гарифуллина  белән очрашу оештырылды.

Очрашу ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы уңаеннан планлаштырылган иде.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре инвалид балалар арасында "Социаль челтәрләрдә куркынычсызлык, тыелган сайтларга, берләшмәләргә һәм төркемнәргә керүне кисәтү", "Терроризм, аның күренешләре", "Җәмәгать урыннарында үзеңне ничек тотарга" темаларына профилактик әңгәмә үткәрде.

Балалар һәм өлкәннәр өчен аларның хокуклары һәм бурычлары, хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования