19 ноябрь көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Казанлыларга үз вакансияләрен Казанның «ПАТП № 2» МУП, «Казан ипподромы» ҖЧҖ, «КазХимНИИ» АҖ һәм «Комфортел» АҖ тәкъдим итәчәк.
Бирегә килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: аппаратчы, автобус йөртүче, диспетчер, резина эшләнмәләре һәм детальләр әзерләүче, резина әйберләре һәм детальләр ябучы, резина, полимер детальләр һәм әйберләр ябыштыручы, контакт үзәге белгече, кадрлар бүлеге белгече, җылылык челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча слесарь, токарь, җитештерү биналарын җыештыручы, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер һ.б.
Вакансияләр ярминкәсе 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13 а адресы буенча узачак.
Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.