Зәйдә “Мин үзем эшли алам!” социаль проектын тормышка ашыру башланды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2019 елның июленнән Зәй муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар алуга республика конкурсында җиңгән "Мин үзем эшли алам!" социаль проекты тормышка ашырыла.

Проект Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасының Зәй шәһәре һәм район иҗтимагый оешмасы - “Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте”  һәм Зәй муниципаль районындагы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән әзерләнгән.

Проектның төп идеясе - инвалидлыгы булган эшләмәүче хатын-кызларны һәм инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызларны  тегү һәм тегү нигезләренә өйрәтү. Моның өчен кирәкле тукымалар, тегү машинасы, шулай ук "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең инвалид коляскаларында йөрүче максатчан төркемдәге әниләргә һәм балаларга бинага күтәрелү өчен махсус күтәргеч җайланма  сатып алынган инде.

Проектны гамәлгә ашыру уңаеннан “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәге базасында “Тегү эше” социаль-хезмәт реабилитациясе кабинеты булдырылды, укулар да нәкъ  шунда үткәрелә.

Хәзерге вакытта 9 кеше укыту дәресләре уза, проектны гамәлгә ашыру чорында барлыгы 30 хатын-кызны укыту планлаштырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International