"Изгелек"тә ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан  “Җәүһәр” татар фольклор ансамбле концерты узды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев җитәкчелегендәге ансамбль репертуары күпкырлы һәм кызыклы булды. Иҗади коллектив хор җырлары, шаян биюләр белән генә түгел, ә музыка әсәрләренең соло һәм ике тавышкалы башкару белән аерылып торды. Баян көенә хор белән башкарылган попурри  социаль хезмәт алучыларның йөрәкләренә хуш килде. Ватанга мәхәббәт, туган як табигатенең байлыгы һәм матурлыгы турында милли, лирик җырлар тамашачыларның күңелендә яхшы хисләр уятты.

Татарстанның атказанган укытучысы Назимә Закирова, үзе иҗат иткән шигырьләрне дә кулланып, программаны татар һәм рус телләрендә алып барды. Сугыш еллары җырларын, шигырьләрен тамашачылар  җылы кабул итте һәм бик теләп кушылып җырладылар.

Чарада 40 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International