Инвалидлар декадасы алдыннан министрлыкта кайнар элемтә эшли

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Инвалидлар декадасы алдыннан, 2019 елның 11-20 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид бала хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен кайнар элемтә эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен дә җибәрә ала.

Кайнар элемтә телефоны: 8 (843) 557-21-25 (эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).

Электрон адрес: Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru (тәүлек буе).

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, шулай ук мөмкинлекләре чикле булса да, төрле өлкәләрдә чиксез талантлары булганнарны инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләрендә кунак булырга һәм уңышларын күрсәтергә әзерләр турында мәгълүмат көтә.

Мөрәҗәгатьләрдә түбәндәге мәгълүматны күрсәтергә кирәк:

- мөрәҗәгать итүченең исеме, фамилиясе, әтисенең исеме;

- гражданин яши торган район, инвалид гражданның исем-фамилиясе, туган көне һәм елы;

- оператив элемтә өчен элемтә телефоны, электрон почта адресы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International