"Шәфкать" үзәге туган як музеенда

2019 елның 8 ноябре, җомга

5 ноябрь көнне Тукай муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен Яр Чаллы шәһәренең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

Чараның төп бурычлары туган якны өйрәнү музее турында күзаллауларны формалаштыру, туган як тарихы турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, туган якка мәхәббәт, ата-бабаларыбызга карата хөрмәт тәрбияләү булды.

Чарада 15 социаль хезмэт алучы катнашты.

Экскурсантлар телевизор, компьютер янында утырып яки китап укып кына түгел, скульптураларны, картиналарны карап та, кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин икәнлеген аңлады. Безнең һәрберебез гомер буе йөрәгендә туган һәм үскән урыннар, олы тормышка атлаган урыннар, туган як турында хәтер саклый. Һәм безнең балаларның кече яшьтән үз ватаннары турында белүләре, туган як тарихына үз сәхифәсен язган буыннар хезмәтен югары бәяләүләре бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International