Алабуга интернат-йортында өлкәннәрне компьютер серләренә өйрәтү буенча дәресләр дәвам итә

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йорты эшенең төп юнәлешләреннән берсе.

Өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүне системалы үстерүгә, шул исәптән уңайлы мохит белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән программаларга аеруча зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта шундыйларның берсе – мәгълүмати - Интернет.

Учреждениедә даими рәвештә компьютер грамоталылыгына өйрәтү үткәрелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Алабуга хәйриячеләре ярдәме белән укучылар санын арттыру өчен, алты катнашучы белән дәресләр уздыруга исәпләнгән яңа компьютер классы җиһазландырылган.

Бүген яңа эш башлаучылар өчен яңа төркемдә "Өлкәннәр өчен компьютер әлифбасы" программасы буенча беренче дәрес узды. Әби-бабайлар зур кызыксыну белән компьютерны кабызырга һәм сүндерергә, тычкан һәм клавиатурадан файдаланырга, папкалар һәм документларны "Word" форматында булдырырга, күчерергә һәм ачарга өйрәнделәр.

"Өлкәннәр өчен компьютер әлифбасы" программасы "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International