7 предприятие һәм оешма казанлыларга вакансияләр тәкъдим итте

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Чарада 7 предприятие һәм оешма катнашты: «Метроэлектротранс» МУП, «Сәүдә агентлыгы» ҖЧҖ, «Казан төгәл машина төзелеше заводы» ФКП, «КОМФОРТЕЛ» АҖ, «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ, «Электроприбор «Казан заводы» ААҖ, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе. Эш бирүчеләр казанлыларга 580 вакансия тәкъдим итте.

Барлыгы вакансияләр ярминкәсенә 277 кеше килде. 29 граждан вакантлы эш урыннарына юллама алды.

Шулай ук пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан оештырылган чарада Пенсия фонды белгечләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International