Әни булырга җыенучылар өчен "Аистенок" клубы дәресләре

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районында “Демография” илкүләм проектының “Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме” проектын тормышка ашыру максатында үзәк район хастаханәсе җирлегендә булачак әниләр өчен "Аистенок" клубы дәресе узды.

Аны "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Анна Мөхәммәтҗанова үткәрде.

Дәрескә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Каина чакырылган иде.

“Бала карау буенча ялдагы хатын-кызлар еш кына белгәннәремне, кирәкле күнекмәләрне онытырмын, актив тормыштан төшеп калырмын дип борчыла. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте баласына өч яшь тулгач эшкә чыгарга җыенган хатын-кызларны аерым укыту яки аларга өстәмә  һөнәри белем бирү программасын эшләде. Әниләр декрет ялы вакытында ук яңа һөнәр яки өстәмә һөнәри белем ала алалар”, -- диде Наталья Каина.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече программаның нинди хезмәтләр тәкъдим итүен, анда нинди шартларда катнашырга, кайда, ничек һәм нинди һөнәргә (белгечлеккә) укырга мөмкин булуын аңлатты.

Дәрес азгында клубта катнашучыларга мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International