"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә "Үткен күзләр" социаль проекты тормышка ашырыла

21 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге ел саен "Иҗтимагый инициатива" дигән социаль проектлар конкурсында катнаша.

"Үткен күзләр" социаль проекты "Социаль ярдәм күрсәтү, шул исәптән социаль инклюзия һәм мөмкинлекләре чикле затларны эшкә урнаштыру" номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды.

Күрү сәләте бозылган балалар белән коррекцион эшнең мәҗбүри компоненты - махсус методлар һәм тренажерлар ярдәмендә күрү гимнастикасы.  

Проект кысаларында дәвалау-торгызу һәм коррекция эшләре комплекслылык нигезендә төзелә. Бу алым балаларны сәламәтләндерү динамикасын күзәтергә, алар белән эшләүнең яңа юнәлешләрен үз вакытында табарга һәм ата-аналарга кирәкле киңәшләр бирергә мөмкинлек бирә. Медицина чаралары комплексы һичшиксез  социаль-педагогик, психологик дәресләр, хезмәт һәм социаль программалар белән чиратлашып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования