Лаеш районының авыл халкын диспансерлаштырыла

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Лаеш районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, район үзәк хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм ерак авыллардан инвалидларны район үзәк хастаханәсенә, диспансерлаштыру өчен табиб амбулаторияләренә китерүне оештыра.

Сентябрьдә медицина оешмаларына 184 кеше китерелгән. Чаралар Лаеш районының 16 торак пунктын колачланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International