Татарстанның ике агрофирмасы хезмәт хакы буенча 10 млн сумнан артык бурычын түләде

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла.

 Кайбыч муниципаль районының ике предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Үз эшчәнлеген  авыл хуҗалыгы тармагында алып баручы предприятиеләр 586 хезмәткәре алдында 10155,0 мең сумлык бурычын кайтарды:

– "Золотая Нива" агрофирмасы" ҖЧҖ 296 хезмәткәренә 6908,0 мең сум;

- "Дубрава" агрофирмасы" ҖЧҖ – 290 хезмәткәренә 3247,0 мең сум әҗәтен кайтарды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International