Вахитов районының мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

23 нче октябрь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырачак,  сорауларга җавап бирәчәк.

Чарада шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә катнашачак, алар эшкә урнашу, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү, хезмәт һәм гарантияләр мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтәчәк.

Гражданнарның пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсендә Вахитов районында Россия Пенсия фонды идарәсе белгечләре киләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүчеләр түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алырга мөмкиннәр:

- пенсия белән тәэмин итү;

- булачак пенсияне формалаштыру;

- 2019 елда пенсияләрне индексацияләү;

- бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр;

- үз эшеңне ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләр кертү;

- гражданнарга реаль вакыт режимында үзләренең формалаштырылган пенсия хокуклары турында белергә мөмкинлек бирүче "Иминләштерелгән затның шәхси кабинеты"нда теркәү тәртибе.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Зинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International