Татарстан моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән 531 эшсез кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 22 кешегә кимрәк.

Бу атнада Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны арткан, анда 9 нчы октябрьгә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 109, 403, 827, 313 һәм 258 эшсез исәптә тора.

Менделеевскида бер атна эчендә хәл үзгәрмәде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 56 эшсез теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International