Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 20 сентябре, җомга

20 сентябрьдә Әлмәтмәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән «Эшлекле иртәнге аш» форматында чираттагы очрашу булды.

Очрашу темасы эш бирүчеләрнең халыкның мәшгульлегенә булышлык итү чараларында катнашу мөмкинлеге турында, шул исәптән мәгариф оешмаларын тәмамлаучылар, балигъ булмаган гражданнар, инвалидлар, күпбалалы ата-аналар, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар турында фикер алышу булды. Биредә "Россиядә эш" порталы мөмкинлекләре турында да мәгълүмат бирелде.

Очрашуда тугыз оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International