Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чаллыда 1152 рәсми теркәлгән эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 9 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистайда эшсезләр саны кимегән, анда 2019 елның 11 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә 377, 58, 864, 305 һәм 255 эшсез тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International