Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,54 % тәшкил итә

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 11 сентябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 000 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 255 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,54 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 46 592 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 884 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 479 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 445 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 49 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International